news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анна Попова: Бүгенге көндә Россиядә битлек кию режимын кертү ихтыяҗы юк

Анна Попова: Бүгенге көндә Россиядә битлек кию режимын кертү ихтыяҗы юк
Фото: © "Татар-информ"

Россиядә бүгенге көндә битлек кию режимын кертү өчен нигез юк, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Без битлек режимын кире кайтарырга җыенмыйбыз, әгәр дә инде моңа абсолют аңлаешлы нигез булмаса. Бүген андый ихтыяҗ юк», – диде ул.

Элегрәк Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә ОРВИ, грипп һәм коронавирус очракларының сезонлы артуы аркасында Хөкүмәт Йортында өстәмә профилактика чаралары, шул исәптән битлек режимы кертеләчәге турында әйттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot