news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анна Корнилова Татарстан Республикасы Кадастр палатасы җитәкчесе итеп билгеләнде

Элек ул палата директоры вазифасын башкарган, ә моңа кадәр Татарстан Росреестр идарәсендә эшләгән.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан буенча Кадастр палатасы директоры итеп элек ведомство директоры вазифаларын башкаручы Анна Корнилованы расладылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Анна Корнилова Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры ваифасында расланды. Тиешле боерыкны Федераль кадастр палатасы директоры Парвиз Тахтасунов имзалады», — диелә хәбәрдә.

Анна Корнилова — Казан дәүләт энергетика университетының икътисад факультетын тәмамлаган. ТР буенча Кадастр палатасында үз карьерасын 2006 елда башлаган. 2011 елдан 2019 елга кадәр Росреестрның Татарстан идарәсенең күчемсез милек бердәм дәүләт реестры бүлеген җитәкләгән. 2019 елның августыннан Кадастр палатасы директоры вазифасын башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100