news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Анкор Банк»ның Казан шәһәре бүлекләрендә акча беткән

Шәһәрнең барлык бүлекләрендә дә акча бирү туктатылган.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). “Анкор Банк”ның Казан бүлекләрендә физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәтү режимы кыскартылган. Хәзерге вакытта шәһәр бүлекләреннән акча алу мөмкин түгел. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәсендә банк вәкиле бу хәлне бүлекләрдә акча бетү белән бәйләп аңлаткан. Акчаның кайчан булачагы әлегә билгеле түгел.

“Безнең бүлекләрдә акча юк, ярдәм көтәбез. Аның кайчан булачагы әлегә билгеле түгел. Ликвидлык дәрәҗәсенең көйләнгәнен көтәбез”, - дип хәбәр иткәннәр банкта.

Шулай ук бу хәлнең бары тик Казан бүлекләрендә генә күзәтелгәнен искәрткәннәр. Банкның башка шәһәрләрдәге бүлекләреннән акча алу мөмкинлеге кала, ләкин сумма көнгә 10 меңнән дә артырга тиеш түгел.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot