news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анкараның Хаҗы Бәйрәм Вәли университеты студентлары татарча диктант язган

Анкараның Хаҗы Бәйрәм Вәли университеты студентлары татарча диктант язган
Ләвәнт Булут

Кичә Төркиянең башкаласы Анкараның Хаҗы Бәйрәм Вәли университетының әдәбият факультетында заманча төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлегендә доцент Ышылай Ышыкташ Сава җитәкчелегендә «Татарча диктант» акциясе үткәрелгән.

«Бөтендөнья Татар Конгрессының безгә җибәргән Фоат Садриевның «Таң җиле» романыннан өзекне мин укыдым. Чарада Хаҗы Бәйрәм Вәли университетыннан 20ләп студент катнашты. Алар арасында Татарстаннан килеп Анкара университетында Герман теле һәм әдәбияты факультеты укучысы, ата-бабайлары Япониядән Анкарага күчеп киткән Халәнур Агиш та бар иде. Татарстаннан Рәхмәт хаты һәм нәтиҗәләрне көтеп калабыз. Оештыру эшләрендә булышкан дусларга, Бөтендөнья татар конгрессы, укытучыларыбызга рәхмәт белдерәбез», - диде «Татар-информ»га Хаҗы Бәйрәм Вәли университеты студенты Ләвәнт Булут.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100