Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Анкараның Төркия Язучылар берлегендә төрки дөнья шагыйрьләре очрашачак
Чарада татар шагыйре Хәсән Туфанны искә алачаклар.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 15 февральдә Анкарада Төркия Язучылар берлеге оешмасы төрки дөньясында танылган шагыйрьләрне очраштырачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.
«Чарада Төркия, Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте, Кырым, Татарстан, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Ирак, Көнчыгыш Төркестан милләттәшләре һәм ногайлар туган телләрендә шигырьләрен укыячак», — диде ул.
Аның сүзләренчә, Татарстанны Анкарада яшәүче татар кызы, филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан тәкъдим итәчәк.
«Ул Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак. Хәсән Туфанны сайлау очраклы түгел, чөнки быел татар халкының танылган шагыйренең - 120 яшьлек юбилее», — дип сөйләде Айгөл Зара Кәбирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз