news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анкараның Төркия Язучылар берлегендә төрки дөнья шагыйрьләре очрашачак

Чарада татар шагыйре Хәсән Туфанны искә алачаклар.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 15 февральдә Анкарада Төркия Язучылар берлеге оешмасы төрки дөньясында танылган шагыйрьләрне очраштырачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Чарада Төркия, Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте, Кырым, Татарстан, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Ирак, Көнчыгыш Төркестан милләттәшләре һәм ногайлар туган телләрендә шигырьләрен укыячак», — диде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстанны Анкарада яшәүче татар кызы, филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан тәкъдим итәчәк.

«Ул Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак. Хәсән Туфанны сайлау очраклы түгел, чөнки быел татар халкының танылган шагыйренең - 120 яшьлек юбилее», — дип сөйләде Айгөл Зара Кәбирова.

news_right_1
news_right_2
news_bot