news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анкарадагы Заманча сәнгать үзәге күргәзмә залына Андрей Карлов исеме бирелде

Россия илчесе Андрей Карлов нәкъ шушы бинада 2016 елның 19 декабрендә атып үтерелгән иде.

(Казан, 10 гыйнварь, "Татар-информ"). Төркиянең Анкара шәһәрендәге Заманча сәнгать үзәге күргәзмә залына Андрей Карлов исеме бирелде, дип  хәбәр итә ТАСС Төркиянең Anadolu агентлыгына сылтама белән.  2016 елның 19 декабрендә Россия илчесе Андрей Карлов нәкъ шушы бинада атып үтерелгән иде. 

Мәгълүм булганча, Россиянең Төркиядәге Илчелеге бинасы урнашкан Каръягды урамга да Андрей Карлов хөрмәтенә аның исеме бирелде. Урамның исемен үзгәртү турындагы карарны Анкара шәһәр советы бертавыштан хуплаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot