news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анкарадагы урамга Россиянең Төркиядәге элекке илчесе Карлов исеме бирелгән

Илче Андрей Карлов 19 декабрьдә атып үтерелде.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Анкарада Россиянең Төркиядәге илчелеге бинасы урнашкан урамның исеме үзгәртелгән. Шәһәр җитәкчелеге караы белән Карягды урамына Россиянең Төркиядәге элекке илчесе Андрей Карлов исеме бирелгән дип хәбәр итә Анадолу мәгълүмат агентлыгы. 

Илче Андрей Карловны 2016 елның 19 декабрендә "Россия төрекләр карашында" фотокүргәзмәсе ачылышы вакытында террорчы атып үтерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100