news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анкарада яшәүче Эльмира Исрафилова: Төркиядә бу авыруны җиңәчәкбез дигән ышаныч бар

Төркия башкаласында яшәүче журналист хөкүмәтнең коронавирустан зыян күрүчеләргә ничек ярдәм итүе хакында сөйләде.

Анкарада яшәүче Эльмира Исрафилова: Төркиядә бу авыруны җиңәчәкбез дигән ышаныч бар
Эльмира Исрафилова-Тейран

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Анкарада яшәүче журналист Эльмира Исрафилова-Тейран «Татар-информ» хәбәрчесенә Төркия хөкүмәтенең халыкны тынычландыру сәясәте алып баруы хакында сөйләде.

«Телевидениедән кешеләрне тынычландыра торган «без моны җиңәчәкбез, барыгызга да терәк булачакбыз» дигән юллама бирелә. Эшсез калганнар курыкмасын, ярдәм итәчәкбез дип торалар. Кешеләр дә киләчәккә ышаныч белән карый, бу бетәр, элекке тормышыбызны башларбыз дип яшиләр. Бер кешене дә ташламаячакбыз дип әйтеп торалар, миңа шул ошады», — дип сөйләде ул.

Эльмира әйтүенчә, Төркиядә вазгыятьне уртача киеренкелектә дип әйтеп була. Башка илләр белән чагыштырганда, авыруны йоктырулар һәм үлүчеләр саны бик күп түгел (21 мең авыручы, 425 кеше вафат), әмма Төркия - чир зур тизлек белән таралучы илләрнең берсе.

Кичәгә кадәр Төркиядә үзизоляция режимы да кертелмәгән, 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең чыгуын тыйганнар, калганнарны урамга чыкмаска өндәгәннәр генә. Эльмира әйтүенчә, бу өндәмәләргә башта салкын карасалар да, «әти-әниләрегезне саклагыз» дип әйтү тәэсир иткән — кешеләр чыгып йөрми башлаган. Кичә таләпләр катгыйланган: 20 яшьтән кечерәкләргә урамга чыгу тыела, 31 шәһәр ябыла, кибетләрдә маска кию мәҗбүри.

Президент Эрдоган ярдәм пакеты хакында игълан иткән, аның күләме 100 млрд лира (1 трл 200 млрд сум). Май һәм июньдә коронавирус аркасында зыян күрүче өлкәдәге предприятиеләр күп салымнардан азат ителә, аларның кредитлары 3 айга кичектерелә. Мохтаҗ гаиләләргә, аз хезмәт хакы алучыларга ярдәм ителә, иң түбән пенсия 1500 лирага (18 мең сум) җиткерелә. 

«Төркиядә вазгыять киеренке дип санамыйм. Кешеләр дәүләткә ышана, авыруны җиңәрбез, диләр. Урамга чыга алмаучыларга ярдәм оештырылган. Мохтаҗларга дәүләт кенә түгел, шәхси эшмәкәрләр дә булыша. Кибетләр ярдәм акцияләре оештыра», — дип сөйләде Эльмира Исрафилова-Тейран.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100