news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анкарада төрле илләрдән җыелган галимнәр татарларда армиягә озату йолалары белән танышты

Анкарада төрле илләрдән җыелган галимнәр татарларда армиягә озату йолалары белән танышты
Фото: Чулпан Зариф - Четин

Төркия башкаласы Анкарада үткән X халыкара төрки мәдәният конгрессында миләттәшебез, филология фәннәре докторы Чулпан Зариф-Четин «Татар халкында армиягә озату йолалары» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Бу хакта галимә үзе хәбәр итә.

Төркиянең Кавказ университеты профессоры Чулпан Зариф-Четин, Идел буе татарларында армиягә озату традициясенең күп гасырлык тарихын тикшереп, Россия җирлегендә армия хезмәтенең төрле дәверләргә караган үзенчәлекләрен анализлаган.

«Армиягә озату традициясе фәнни яктан тирәнтен тикшерелмәгән. Бу теманы өйрәнүемнең максаты - борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән армиягә солдат җибәрү традициясен тикшерү. Бу традиция кысаларында милли гореф-гадәтләрнең төп мәгънәләрен ачыклау һәм кайбер иске гореф-гадәтләрнең бүгенге көндә юкка чыгу сәбәпләрен аңлату», - ди галимә.

Ул фәнни тикшеренүендә күзәтү, сораштыру, анализ, чыгыштыру кебек ысуллар кулланган. Армиягә озату, армиядән каршылау белән бәйле кайбер гореф-гадәтләрнең төрек халкында да күзәтелүен белдерә.

Өч көн дәвам иткән X халыкара төрки мәдәният конгрессын Ататөрек исемендәге мәдәният үзәге идарәсе оештырган, анда төрле илләрдән 100дән артык галим чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot