news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анкарада «Татарча диктант»ка нәтиҗә бәйрәм формасында уздырылган

Һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Анкарада «Татарча диктант»ка нәтиҗә бәйрәм формасында уздырылган
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анкараның Казан мәдәният һәм ярдәмләшмә татар оешмасы бинасында үткән «Татарча диктант» акциясенә йомгак бәйрәм форматында ясалган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Йомгак Хаҗы Байрам Вәли университетының әдәбият факультеты аудиториясендә татар теле дәресе кысаларында ясалды. Әлеге чарада Заманча төрки телләре һәм әдәбиятлары бүлеге деканы профессор Фатих Киришчиоглу, татар теле укытучысы Ышылай Сава һәм аның укучылары да катнашты», — диде ул.

Айгөл сөйләвенчә, диктантта Төркия татарлары, Анкара университетларында белем алучы Татарстаннан килгән яшьләр, Хаҗы Байрам Вәли университеты (Hacı Bayram Veli Üniversitesi), Заманча төрки телләре һәм әдәбиятлары (Çağdaş Türk Lehçeleri ve Edebiyatları) бүлеменең төрек укучылары катнашкан. «Иң өлкәненә 56 яшь, иң яшенә — 19. Текстны филолог, язучы Роза Корбан укыды», — диде ул.

«Яр Чаллы кызы, 2005 елда Анкарага укырга килеп, биредә яшәргә калган, өченче урын алган Гүзәл Кутлуана Г.Тукайның «Туган авыл» шигырен укып үткән. «Анкарада яшәп бер-беребезне танымый идек. Бу диктант безне якынрак таныштырды», — дип әйтте Гүзәл Кутлуана.

Чыгышы белән Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан, Анкара университеты, Ислам тарихы булеге докторанты, беренчелекне алган Ильяс Мифтахов Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», Роза Курбан Хәсән Туфанның «Агыла да болыт агыла» шигырьләрен сөйләгән, Ышылай Сава Габделфәт Сафинның «Яшь гомер» җырын җырлаган.

«Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм значоклар тапшырылды. I, II, III урынга лаек булганнарга истәлекле бүләкләр бирелде. Чара чәй эчү, татарча шигырьләр уку, татарча җырлар җырлау белән тәмамланды», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100