Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Анкарада Садри Максуди һәм кызы Гадилә Айда искә алыначак
Садри Максуди белән Гадилә Айда турында Максудинең оныклары Гөлнур Учок һәм Гөнүл Пултар чыгыш ясаячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Истанбул, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Анкарада Садри Максуди һәм аның кызы Гадилә Айданың истәлекләренә багышланган җыен үткәреләчәк. Бу турыда Максуди оныгы, әдәбият галимәсе Гөнүл Пултар хәбәр итә.
Чара 20 гыйнварда Анкара татарларының “Казан мәдәнияте” җәмгыяте бинасында оештырыла. Анда Садри Максудиның оныклары: икътисад белгече Гөлнур Учок һәм филология фәннәре кандидаты Гөнүл Пултар төп чыгыш ясаучы буларак катнашалар.
Гөлнур Учок “Садри Максуди Арсал: бер акыл иясенең гадәттән тыш хикәясе” дигән темага чыгыш ясарга җыена.
Гөнүл Пултар исә ”Көнбатыш белән Көнчыгыш мәдәниятләренең синтезы булган дипломат: Гадилә Айда” дигән доклады белән әнисе ягъни Садри Максуди кызының дипломатик эшчәнлеге белән таныштырачак.
Гадилә Айда танылган сәясәтче, галим Садри Максуди Арсалның кызы, күренекле татар меценаты Шакир Рәмиевнең оныгы - Төркиянең беренче хатын-кыз илчесе һәм Җөмһүрият сенаты әгъзасы, язучы һәм галимә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз