news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анкарада мәрхүм татар-төрек галиме Әхмәт Тимер искә алыначак

Җыенда Әхмәт Тимернең әсәрләреннән торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

(Истанбул, 9 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Дөньякүләм танылган тюрколог, монгол теле белгече Әхмәт Тимернең тууына 105 ел тулу җәһәтеннән Анкарада искә алу җыены үткәреләчәк.

16 декабрь көнне “Идилия” ресторанында үтәчәк чарада Әрҗиес университеты галиме, мәрхүм Әхмәт Тимернең шәкерте, профессор Тунҗәр Гүләнсой, публицист Өмәр Өзҗан һәм анкаралы милләтәшебез Роза Курбанның чыгыш ясаулары көтелә. Шул исәптән, Әхмәт Тимернең бердәнбер баласы, икътисад фәннәре докторы Бахшаиш Зәйнәп Фыратоглу да әтисе турындагы истәлекләр белән уртаклашачак. Җыен кысаларында Әхмәт Тимернең әсәрләреннән торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Искә алу чарасы “Идилия” рестораны тарафыннан әзерләнгән татар ризыкларын авыз итү белән төгәлләнәчәк.

Кыскача Әхмәт Тимер турында белешмә: Әхмәт Тимер элеккеге Бөгелмә өязенең Әлмәт авылында Зәйнәп һәм Рәшит Яруллиннарның икенче балалары булып дөньяга килә. Төркиядәге чыганакларда һәм үз паспортында 1912 елның 14 ноябрендә туган дип язылса да, Сарман районында яшәп иҗат итүче язучы-галим Дамир Гарифуллинның эзләнүләре нәтиҗәсендә ул чордагы Әлмәт авылы мулласының үз куллары белән теркәгән документта Әхмәт Тимернең 1910 елның 14 февралендә (яңача 27 февралендә) дөньяга аваз салганлыгы мәгълүм.

1929 елда Әхмәтне тәкъдире туган туфрагын ташлап, Төркиягә качарга дучар итә. Ул биредә укытучылар әзерли торган Хәйдарпаша лицеен тәмамлый, Анкара университеты Тел, тарих һәм география факультетына укырга керә. Берлин университетында аспирантура тәмамлый һәм анда 7 ел татар теле дәресләре бирә. 1953 елның 1 августында Һамбург университетында доцентлык баскычына күтәрелә. «Татар әдәбияты тарихы» һәм «Монголча текстлар» дигән дәресләр бирә башлый. Болар белән генә чикләнмичә, фәнни эшчәнлеген дәвам итеп, бөек тюрколог В. Радловның тормышы һәм эшчәнлеге турында тикшеренүләр алып бара. Бу фәнни әсәре 1955 елда Алманиядә, 1991 елда Төркиядә басылып чыга. 1975-1976 елларда ул Мюнхенда «Азатлык» татар-башкорт радиосында эшли, ә 1971-1983 елларда Мюнхен университетында укыта.

Ә.Тимер Төркиядә беренче булып Төрек мәдәниятен өйрәнү институтын оештыра, 1961-1975 еллар арасында аның җитәкчесе була. 1954 елдан алып 1982 елда пенсиягә чыкканчыга кадәр үзе укыган Анкара университетының Тел, тарих, география факультетында төрек теле укыта һәм шул университетның профессоры була. Ике ел Маинц университетында, кунак профессор буларак, тюркологиягә бәйле лекция укый.

Ә.Тимернең матбугатта 250 дән артык фәнни хезмәте басылган. Алар арасында төрле журналларда чыккан мәкаләләр, зур-зур монографияләр, аерым китаплар бар. Шулай ук ул дөньяның төрле фән эшлеклеләренә, аерым шәхесләргә багышланган күпсанлы мәкаләләр, рецензияләр авторы. Аның 1946 нче елда немец телендә язылган һәм 1948 елда Германиядә басылып чыккан, дөньяның тарихчы галимнәре тарафыннан югары бәяләнгән «Монголларның өйрәнелмәгән тарихы» дигән фундаменталь хезмәте 1986 елда - монгол телендә, 1995 нче елда исә төрекчә нәшер ителә һәм әлеге хезмәт монгол халкы тарихына, фольклорына багышланган иң житди хезмәтләрдән санала. Ул күп илләрнең гыйльми оешмаларында әгъза булып тора, халыкара симпозиумнар оештыра. Лаеклы ялга чыккач та гыйльми һәм иҗади эшчәнлек алып баруын туктатмый, үзенең бөтен тормышын өч китап итеп бастырып чыгара. Беренчесендә — «Үз каләмемнән тормышым һәм әсәрләрем» (Анкара, 1993. – 117 б.) — Татарстандагы тормышы аңлатылган булса, «60 ел Алманиядә (1936-1996)» (Анкара, 1998. – 426 б.) дип аталган икенче китабында Германиядә укыган һәм эшләгән елларын, өченче китапта «Ватаным» дип, Төркиядә яшәгән гомерен тасвир итә. 90 яшендә Йосыф Акчура турындагы китабы өстендә эшли.

Әхмәт Тимер тел белеме фәне өлкәсендә дөньяда тирән белемле, полиглот галим булып санала. Ул туган теленнән кала сигез тел — төрек, рус, кытай, монгол, венгр, немец, инглиз, француз телләрен яхшы белә, шушы телләрдә фәнни хезмәтләр, мәкаләләр яза. Аның гыйльми эшчәнлегенең нигезендә төрки телләр белеме (тюркология), монгол теле һәм тарихы (монголистика), Урал-Алтай телләре (алтаистика), Болгар дәүләте тарихы, Идел-Урал проблемасы, Татарстандагы тел, тарих мәсьәләләре ята.

Әхмәт Тимер Татарстанга кайтыр өчен берничә тапкыр омтылып караса да, батырчылык итә алмыйча, 2003 елның апрель аенда гүр иясе булды. Кабере – Анкарада.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100