news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анкарада “Үлемсез полк” парады үткәрделәр

“Үлемсез полк” парадында Россия, Казахстан, Украина һәм башка ил кешеләре катнашты.

(Истанбул, 6 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия башкаласы Анкарада “Үлемсез полк” парады үткәрделәр. Ул “Рус мәдәнияте” ассоциациясе һәм “Русча сөйләшүче яшьләр” җәмгыяте тарафыннан оештырылды. Бу хакта “Русча сөйләшүче яшьләр” оешмасы хәбәр итә.

“Үлемсез полк” парады “Мәскәү-Анкара” дуслык аллеясында үтте. Аллея Бөек Ватан сугышы җиңүенең 70 еллыгына багышлап 2015 елда Анкарада махсус ачылган иде.

Чарага әби-бабайлары яки якын туганнары Бөек Ватан сугышы ветераны булган Россия, Казахстан, Украина һәм башка ил кешеләре катнашты. Алар кулларында сугыш кичкән якыннарының фотосурәтләрен тотып йөрделәр, сугышта батырларча һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салдылар. Шулай ук сугыштагы кебек оештырылган кыр ашханәсендә төрек-рус милли ашлары белән сыйландылар.

Аеруча шул ук көнне Анкарада “Рус мәдәнияте” ассоциациясе һәм “Русча сөйләшүче яшьләр” җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән “Без онытмадык” дип аталган концерт тәкъдим ителде. Анда Бөек Ватан сугышы чоры җырлары яңгырады.

Төркиядә “Үлемсез полк” парады өченче тапкыр үткәрелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot