Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әнисе өчен хаҗга барган табиб Фәнис Алиев: Динне, милли мирасны саклыйк
Яшьләр дингә килә, дибез, әмма дөрес дингә килсеннәр иде, ди табиб.
Лаеш районы Комлы Кавал авылы амбулаториясе мөдире Фәнис Алиев әнисе өчен хаҗга барган. Ул яшьләрне динне, милли мирасны, татар мәдәниятен сакларга өнди.
«Мин хаҗга икенче тапкыр килдем. Беренче тапкыр 2016 елда табиб буларак барган идем. Бу юлы әнием өчен дип килдем. Әнием исән вакытта ук вәгъдә иткән идем. 2018 елда мәрхүм булды. Быел әни өчен дип ният кылдым. Хисләрне сүз белән аңлатып бетереп булмый. Монда бары тик син һәм Аллаһы Тәгалә бар. Кагъбә ташы яныннан китәсе дә килми», – дип сөйләде табиб.
Тумышы белән ул Чувашиянең Батыр районыннан. Югары белемне Татарстанда алган. Туган районында, Татарстанның Саба, Минзәлә районнарында баш табиб булып эшләгән. 2015 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кергән.
«Кечкенәдән әти-әни ураза тотканны күреп үстем. Үзем дә ураза тота башладым, гарәп хәрефләрен өйрәндем, намазга бастым. Эштәге егетләрне дә мәчеткә йөрергә өндәдем. Хәзер аңлыйм: дингә соңрак килгәнмен шул. Яшьләр дингә килә, дибез, әмма дөрес дингә килсеннәр иде. Динне, үзебезнең милли мирасны, татар мәдәниятен югалтмаска иде», – дип сөйли ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз