news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җанисәпнең ахыргы нәтиҗәләре: Казанда яшәүчеләр саны 1,3 миллионнан артып киткән

Җанисәпнең ахыргы нәтиҗәләре: Казанда яшәүчеләр саны 1,3 миллионнан артып киткән
"Татар-информ" архивы

Татарстан башкаласында 1 308 660 кеше, шул исәптән 592 360 ир-ат һәм 716 300 хатын-кыз яши. Татарстанстат 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча шундый мәгълүмат игълан итте.

Җыентыкта дөнья күргән мәгълүматлардан күренгәнчә, халыкның күбесе Совет районында – 336 927 кеше – яши. Идел буе районы (272 527 кеше) халык саны буенча – икенче, Яңа Савин районы (222 926 кеше) өченче урында.

Киров районында – 140 001, Мәскәү районында – 133 168 (59 668 ир-ат һәм 73 500 хатын-кыз), Авиатөзелеш районында – 118 106, Вахитов районында 85 005 кеше яши.

Бөтенроссия халык санын алу чарасы узган елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр үткәрелде. Ул бер ай дәвам итте, бу 2010 елга караганда өч тапкыр артыграк. Татарстан халыкның җанисәптә катнашуы буенча лидер төбәкләр арасына керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100