news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җанисәп нәтиҗәләре татар халкында белем дәрәҗәсе югары булуын күрсәтә

Җанисәп нәтиҗәләре татар халкында белем дәрәҗәсе югары булуын күрсәтә
"Татар-информ" архивы

Росстат 2020 елда узган җанисәп нәтиҗәләрен игълан итте. Саннар татар халкының белем дәрәҗәсе чагыштырмача югары булуын күрсәтә. 

Төрле милләт 6 яшьтән өлкәнрәк вәкилләренең нинди белемгә ия булуы исәпкә алынган. Татарда шундый 4 434 552 кеше бар, шуларның 95,95 проценты белем дәрәҗәсен күрсәткән. Югары белемлеләр – 21,4 процент, урта белемлеләр – 15,72 процент, 1,44 процентның – магистратура программасын күрсәткән, 1,08 процент татарлар югары квалификацион категориягә – белем дәрәҗәсенә (кандидатлык, докторлык) ия. Андыйлар барлыгы 47958 кеше.

Чагыштыру өчен – рус халкы вәкилләре арасында югары белемлеләр – 20.89 процент, урта белем – 14, магистрлык – 1,47, югары квалификацион категория – 1,12.

Кайбер башка халыклар (процентларда*):

Башкортлар:

Югары белем – 15,72

Магистратура – 0,91

Югары квалификацион категория – 0,84

Марилар:

Югары белем – 14,14

Магистратура – 0,9

Югары квалификацион категория – 0,65

Удмуртлар:

Югары белем – 16,41

Магистратура – 0,99

Югары квалификацион категория – 0,72

Чеченнар:

Югары белем – 12

Магистратура – 0,57

Югары квалификацион категория – 0,31

Чувашлар:

Югары белем – 18,67

Магистратура – 1,12

Югары квалификацион категория – 0,77

Яһүдләр:

Югары белем – 50,19

Магистратура – 7,2

Югары квалификацион категория – 5,67

*Белем дәрәҗәсе җанисәп документларында 6 яшьтән өлкәнрәкләр арасында исәпләнгән. Шул сәбәпле, бала туу саны төрле булган халыклар арасында процентлар чыгару дөрес булмаска мөмкин – әйтик. чеченнарда балалар саны күп туа, шул сәбәпле, балалар саны аз булган яһүд халкы белән чагыштырганда, югары белемлеләр күпкә аз киле чыга. Төгәл процентлар саннар билгеле бер яшь вәкиләре арасында тикшерү үткәрелгәч билгеле булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100