news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җанисәптә татар булып онлайн язылуны аңлаткан ролик чыкты

Халык санын алуда татар булып онлайн язылу өчен 5 адым башкарырга кирәк.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Җанисәптә татар булып онлайн язылуны аңлаткан ролик чыкты.

Халык санын алуда татар булып онлайн язылу өчен 5 адым башкарырга кирәк.

Gosuslugi.ru сайтына кереп, «Пройти перепись населения» хезмәтен сайларга. Соңыннан исәп битләрен тутырырга. «Тагын нинди телләр беләсез?» дигән 13 нче пунктта беренче итеп «Татар телен» сайларга һәм 14 нче «Туган телегез» пунктында — «Татар телен» сайларга кирәк. «Милләтегез» дип аталган 16 нчы пунктта «Татарин (татарка)» дип билгеләргә кирәк.

Әлеге пунктларны тутырып бетергәч «Тәмам» тамгасына басарга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot