news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җанисәптә Россия халкыннан көнкүрештә кайсы телдә сөйләшүләрен сораячаклар

"Бу - милли республикаларның кайсы мәгариф программаларын туган телдә кертергә кирәклеген билгеләргә ярдәм итәчәк”, - ди Павел Смелов.

Җанисәптә Россия халкыннан көнкүрештә кайсы телдә сөйләшүләрен сораячаклар
Александр Эшкинин

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 2020 елның беренче октябрендә оештырылачак халык санын алуда кешеләрнең көнкүрештә кайсы телдә сөйләшүләре турында сорау биреләчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә РФ Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе киңәшчесе Павел Смелов хәбәр итте.

Һәрвакытта да “сез рус телен беләсезме?”, “тагын кайсы дәүләт телләрен беләсез?” дигән сораулар бирелә иде. Бу юлы без өстәмә сораулар да бирәчәкбез. Әйтик, “тормыш-көнкүрештә әлеге телләрне ни рәвешле кулланасыз?” – дип. Моны без Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкларның телләре ни дәрәҗәдә кулланылганын белү өчен бирәбез, кайсы телләрне сакларга кирәк дигәндә, бу бик мөһим мәсьәлә булып тора”, - диде ул.

Аның фикеренчә, Россиядәге халыкларның телләрен кулланучылар булганда моны тарихта саклап калу зарур. “Моннан тыш, бу - милли республикаларның кайсы мәгариф программаларын туган телдә кертүне дә билгеләргә ярдәм итәчәк”, - диде ул.

  • Бөтенроссия халык санын алу башланганчыга кадәр нәкъ бер ел калды. Татарстанда инде хәзер үк ун меңгә якын белгеч җәлеп ителгән, масштаблы чарага актив әзерлек процессы бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100