news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җанисәпкә әзерлек һәм аны үткәрү өчен Татарстан шәһәр-районнарына субвенцияләр юллана

Бу нисбәттән, «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына ТР бюджеты турында» Татарстан Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру өчен, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына субвенцияләр бирелә.

Бу нисбәттән бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме өченче утырышында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына ТР бюджеты турында» Татарстан Законына үзгәрешләр кертелде. Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, закон проекты буенча, 2021 ел бюджетында җанисәпкә каралган 60,7 млн сум акча Финанс министрлыгыннан Икътисад министрлыгына тапшырыла. «Бу федераль акча, республикадан финанслау соралмый, шуңа күрә бу ел бюджетында керемнәр һәм чыгымнар үзгәрешсез кала», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100