news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җанисәп вакытында кешеләрнең туган телен һәм милләтен исәпкә алачаклар

Исәпкә алу кәгазе бланкының формасы расланган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында кешенең туган телен һәм милләтен исәпкә алачаклар. Исәпкә алу кәгазе бланкының тиешле формасы расланган. Шул турыдагы боерык 11 ноябрьдә Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конституциянең 26нчы маддәсе нигезендә, кешенең милләте турында аның үзеннән сораячаклар. Гражданнардан рус телен белүе һәм аны көндәлек тормышта куллануы, шулай ук нинди чит телләрне белүе белән кызыксыначаклар. Кешенең милләте, туган теле һәм рус телен белүе «Л» формасына – исәпкә алу бланклары формасының берсенә (алар барлыгы өчәү) кертеләчәк.

«В» бланкында Россия территориясенә килгән чит ил гражданнарына кагылышлы сораулар урын алачак. Биографик мәгълүматтан тыш, алардан илгә килүнең максаты һәм ничә көнгә килүе хакында да сораячаклар.

  • Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә уза. Соңгы тапкыр шундый чара 2010 елда 14-25 октябрьдә, кайбер өлкәләрдә 1 апрельдән 20 декабрьгә кадәр үткәрелде. Аның барышында 142,9 миллионнан артык кеше исәпкә алынды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100