Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җанисәп алдыннан Милли Шураның җиде эшче төркеме оешачак
«Киләчәктә үсү, телебезне, милли ризыкларыбызны саклар өчен, җанисәптә актив катнашачакбыз. Милли Шура бу зур эштән читтә калырга тиеш түгел», - диде Васил Шәйхразиев.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасында Бөтенроссия халык санын алу алдыннан җиде эшче төркем оешачак.
Аларның рәисләрен утырышта Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев атады.
«Җанисәп дигәндә, безнең өчен бу бик мөһим. Киләчәктә үсү, телебезне, милли ризыкларыбызны саклар өчен, җанисәптә актив катнашачакбыз. Милли Шура бу зур эштән читтә калырга тиеш түгел. Милли Шура үз эше буенча кирәк вакытта авторитетлы фикерен дә бирә алачак. Милли Шура әгъзалары абруйлы кешеләр», — диде ул.
Ул 75 төркем әгъзасы 7 төркемдә эшләячәген әйтте. «2-3 көн эчендә булган тәкъдимнәрне кертеп, тормышка ашырырга уйлыйбыз», — диде.
Җиде төркемнең рәисләре — Россия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Милли Шура рәисе урынбасары, Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Парламент депутаты, ТНВ генераль директоры Илшат Әминов, тарихчы Дамир Исхаков, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз