Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анимация, спорт һәм татар эстрадасы: Казанда узачак «ТуганФест»ның программасы
Фотоны оештыручылар тәкъдим итте
29 августта Казанда беренче тапкыр «ТуганФест» Бөтенроссия гаилә фестивале узачак. «Елмай» паркы бер көнгә мультфильмнар ясау, спорт активлыклары, милли мәдәният һәм зур концерт ямәйданчыгына әвереләчәк. Керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фестиваль 11:00 сәгатьтә башланып, 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Кунаклар мультфильмнар карау гына түгел, үзләрен аниматор ролендә дә сынап карый: үз геройларын булдыра, нейрочелтәрләр ярдәмендә рәсемне җанландыра һәм заманча анимацион проектларның ничек барлыкка килүе турында күбрәк белә алачак.
Татарстанда иҗат ителгән Туган Батыр персонажы фестивальнең төп герое булачак. Оештыручылар милли мәдәниятнең заманча, технологик һәм балаларга кызыклы була алуын күрсәтергә тели. Проект авторлары фикеренчә, Туган Батыр яшь тамашачылар өчен гадәти чит ил супергеройларына һәм милли әкиятләрдән үсеп чыккан геройларга альтернатива булырга тиеш.
Көндезге программа интерактив дәресләргә һәм анимация белән танышуга багышлана. «Туган Батыр» Академиясендә балалар һәм ата-аналар үз персонажларын ясый, ә аннары аларны кыска анимацион роликларга әйләндерә ала. «Туган хаб»та «ЯРКО» студиясе экспертлары һәм анимация буенча белгечләр популяр мультфильмнар булдыру турында сөйләячәк.
Татар теле һәм мәдәнияте белән танышырга теләүчеләр өчен квизлар һәм уен биремнәрен үз эченә алган махсус киңлек оештыралар. Шулай ук фестивальдә юмористик киножурналга кастинг узачак – анда теләгән һәркем катнаша ала.
Аерым мәйданчык спортка багышлана. Мөхәммәт «Киборг» Калмыков күрсәтмә көрәш һәм мотивацион очрашу уздыра. Легендар команда капитаны 2Drots Эд (Вальтер Скляр Эдамс) үз карьерасындагы тарихлары белән уртаклашырга һәм автограф-сессия үткәрергә ниятли. Чыгышлардан соң кунаклар спортчылар белән фотога төшә ала.
Программаның кичке өлешен «Туган Парад» ачып җибәрә. Катнашучыларга милли костюмнарда яки яраткан мультгеройлар киемнәрендә килергә, парк буйлап узарга һәм призлар алырга тәкъдим итәләр.
Караңгы төшкәч, концерт башлана. Сәхнәдә Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, «Ямьле» төркеме һәм Элвин Грэй чыгыш ясаячак.
Проект авторы Радик Абдрахманов фикеренчә, Туган Батыр балалар өчен үз мәдәнияте белән бәйле геройга әверелергә мөмкин. Аның сүзләренчә, проект балаларга җирле әкиятләрдән үсеп чыккан персонажны күрергә һәм үз тамырлары белән бәйләнешне тоярга мөмкинлек бирә.
Фестиваль «ЯРКО» анимация студиясе, Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә уза. Мәгълүмати партнерлары - «ТатарстнаДа» һәм К9.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз