news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анимация киносы ассоциациясе мультипликаторларны мобилизацияләүдән кичектерүне сорый

Анимация киносы ассоциациясе рәссамнар-мультипликаторларны хәрби хезмәткә мобилизацияләүдән кичектереп торуны сорый.

Бу хакта үзендә булган хатка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Анимация киносы ассоциациясе Мәскәү мэриясенә һәм РФ Оборона министрлыгына мөрәҗәгать итеп, анимация тармагы белгечләрен хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыру исемлекләреннән чыгаруны сораган.

Хат авторлары Россиянең анимация индустриясе соңгы елларда үсеш кичерүен ассызыклый. «Анимация фильмнарының сыйфаты да яхшыра, күләме дә арта. Нәтиҗәдә Россия мультфильмнары чит ил конкурентларын кысрыклый алуын күрәбез. Россия мультфильмнарына ихтыяҗ артуы яңа кадрлар җәлеп итүне сорый», диелгән хатта.

Хатта күрсәтелгәнчә, Россиянең анимация тармагында хәзерге вакытты 4 меңгә якын кеше эшли, хезмәткәрләрнең күпчелеге – чакырылу яшендәге ир-атлар.

«Сәяси, икътисади һәм социаль катлаулы чорда җәмгыятьнең экраннарда сыйфатлы һәм мәрхәмәтле мультфильмнарга ихтыяҗы арта. Андый фильмнар балаларда Ватан, дуслык, игелек һәм явызлык, әхлакый ориентирлар һәм гуманистик кыйммәтләр формалаштыра. Россия анимациясе һәрвакыт көчле корал булды һәм шулай булып кала да», диелә мөрәҗәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot