news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел «Әниләр марафоны»нда 310 әни катнашкан

Быел «Әниләр марафоны»нда 310 әни катнашкан
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Ватаным Татарстан» белән берлектә оештырылган «Әниләр марафоны»нда 310 хатын-кыз катнашкан. Бу турыда проект авторы, журналист Динара Әхмәт «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Барысы быелгы марафонда 310 катнашучы булды. Марафонның барлык биремнәрен дә үтәп, ахырга кадәр килеп җитүчеләр 260тан артык. Йомгаклау чарасына 120дән артык әни килер дип көтелә. Әлегә исемлекне туплау чарасы бара», – дип сөйләде Динара Әхмәт.

Марафон 1 ноябрьдән 21 ноябрь көннәрендә ВКонтакте социаль челтәрендә барды. Барлык биремнәрне үтәгән катнашучылар өчен махсус чат та булдырылган. «Без аны ябык итеп эшләдек. Анда оештыру моментлары да хәл ителә. Барлык мәгълүмат «Ватаным Татарстан» ВКонтакте төркемендә һәм инде катнашучыларбыз өчен булдырылган чатта белергә була», – дип аңлатты ул.

«Әниләр марафоны»ның йомгаклау чарасы 7 декабрь көнне «Туган авылым» комплексында узачак. Авылдан, районнардан, шәһәрләрдән, чит төбәкләрдән килергә әзерләнәләр. Удмуртия, Пермь, Башкортстан һәм Татарстанның һәр районыннан катнашучылар булачак», – дип сөйләде Динара Әхмәт.

Динара Әхмәт сүзләренчә, чарада әниләр өчен файдалы, кызыклы булган билгеле шәхесләр чыгыш ясаячак. Анда бала тәрбиясе, дин тәрбиясе, сәламәтлек, хатын-кыз психологиясе буенча да спикерлар булуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot