Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әниләр көне уңаеннан шәһәр билбордларына кую өчен котлаулар кабул ителә
Казан халкы әниләренә җылы хисләр белән сугырылган, күңелнең нечкә кылларын тибрәтә торган ихлас теләкләрен җиткерә ала. Котлауларны шәһәр билбордларына урнаштырачаклар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге күркәм чара быел 29 ноябрьдә узачак Әниләр көненә багышлана.
Күңел түрендә йөрткән хисләрне аңлату, әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен әлеге форманы тутырырга кирәк. Язмага яхшы сыйфатлы фотосурәт беркетү сорала.
- Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Президенты указы белән гамәлгә куелган һәм ул гаилә нигезләрен ныгытуга, хатын-кызга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә, әниләрне хөрмәтләүгә юнәлдерелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз