news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әниләр клубы» педиатр Илдус Лотфуллин белән ачык һавада очрашу оештыра

«Әниләр клубы» педиатр Илдус Лотфуллин белән ачык һавада очрашу оештыра
Динара Әхмәт

«Әниләр клубы» җәйге кичләрне файдалы уздыру өчен, ачык һавада очрашулар үткәрә башлаган.

«Онлайн аралашу җитәрлек, әмма җанлы, күзгә-күз карап сөйләшүләр җитми. Кешегә кеше кирәк. Клубның максаты да әниләр өчен танышу, аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булдыру. Очрашулар Кабан күле буенда үсеп утырган тал янында («Алтын» техника кибете каршында) сишәмбе көннәрендә 19:00 сәгатьтә уза», - диде «Әниләр клубы»н оештыручы Динара Әхмәт «Татар-информ»га.

Беренче очрашуда психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан Нигъмәтҗанова - Гарәфиева хатын-кызның шәхес буларак формалашуы, ресурслар, аларны табу юллары турында сөйләгән.

Чираттагы очрашу 27 июнь көнне 19:00 сәгатьтә педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин белән узачак. Әниләр җәй айларында баланың сәламәтлегенә, иминлегенә бәйле сорауларга җавап таба алачак.

«Татар телендә генә уза торган очрашуларга теләгән һәр әни килә ала. Июль-август айларында да узачак очрашуларга әзерлек бара. Киләчәктә клуб эшчәнлеге төрле ябык урыннарда һәм форматта узачак, дип планлаштырыла. Барлык чаралар да бушлай уздырыла», - диде Динара Әхмәт.

Тулырак мәгълүмат белән «Әниләр клубы»н оештыручы Динара Әхмәтнең социаль челтәрдәге аккаунтлары һәм телеграмдагы төркемнән танышып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100