news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әниемнең җылы кочагы» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Әниемнең җылы кочагы» конкурсы 2022 елның 3 ноябрендә башланып, 27 ноябрьдә тәмамланды. Бәйгедә барлыгы 500 дән артык бала катнашып, әниләргә багышланган шигырьләрне сөйләде. Конгресс сайтында җиңүчеләр исемлеге чыкты.

Конкурска видеоязмаларны Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Әлмәт шәһәрләреннән, Буа, Мамадыш, Актаныш, Биектау, Арча, Кукмара, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Лаеш, Лениногорск, Балтач, Баулы, Минзәлә, Кайбыч, Мөслим, Саба, Әгерҗе, Әлки, Чүпрәле, Сарман, Нурлат, Питрәч, Тукай, Әтнә, Зәй районнарыннан җибәргәннәр.

Шулай ук Чувашия, Башкортстан республикалары, Ульяновск, Түбән Новгород, Төмән, Пенза, Свердловск, Омск, Оренбург, Самара өлкәләре Һәм Кыргызстан Республикасында яшәүче балалар әниләренә багышлап язылган шигырьләрне юллаган. 

Җиңүчеләр исемлеге

1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында:

  • I урын – Динә Әфризунова (Свердловск өлкәсе)
  • I урын – Айсылу Вәлиева (Мамадыш районы)
  • II урын – Галиәскар Сидеев (Әтнә районы)
  • II урын – Алия Габдрахманова (Актаныш районы)
  • III урын – Алия Хәлиуллина (Кукмара районы)
  • III урын – Әминә Соловьева (Ульяновск өлкәсе)

5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында:

  • I урын – Зәринә Баранова (Зәй районы)
  • I урын – Илнара Гыйниятуллина (Биектау районы)
  • II урын – Рәмис Арсланов (Мамадыш районы)
  • II урын – Элина Трофимова (Зәй районы)
  • III урын – Надия Мөхәммәтҗанова (Төмән өлкәсе)
  • III урын – Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы)

9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында:

  • I урын – Зәринә Багаутдинова (Чувашия Республикасы)
  • II урын – Әнисә Әбүзәрова (Пенза өлкәсе)
  • III урын – Карина Гыймазова ( Башкортстан Республикасы)

Рәхмәт хатларына лаек булучылар:

  • Дилә, Самат, Кәрим Мөхетдиновлар (Казан шәһәре)
  • Язгөл Садриева (Актаныш районы)
  • Ранил Салихҗанов (Биектау районы)
  • Сәйдә, Сәйдәш, Искәндәр Мөхәммәдиевлар (Арча районы)
  • Зифа Вәлиева ( Арча районы)
  • Рамил Шархимуллин (Төмән өлкәсе)
  • Камал, Хәким Хәсәновлар (Казан шәһәре)
  • Ангелина Асылбаева (Актаныш районы)

Бүләкләү тантанасы турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100