news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әниемнең җылы кочагы-2022» бәйгесе башланды

Бөтендөнья татар конгрессы 24 ноябрьдә узачак «Әниләр көне» уңаеннан «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән конкурс игълан итте. Бәйге 3 ноябрьдә башланды һәм 24 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр 2 декабрь көнне ясалачак, диелә конгресс хәбәрендә.

Конкурс «Әниемнең җылы кочагы» номинациясе буенча өч категориядә мәктәп укучылары арасында үткәрелә:

1. 1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында;2. 5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында; 3. 9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында;

Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Катнашучы «Конкурс номинацияләре» шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның шигырен сөйләп, аны видеога яздырырга һәм Вконтакте челтәрендә «Әниемнең җылы кочагы» төркеменә урнаштырырга тиеш, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100