Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анталиядә «Тукай аһәңнәре» l халыкара айлык марафонында 100 гә якын кеше катнашкан
Төркиянең Анталия шәһәрендә оештырылган «Тукай аһәңнәре» l халыкара айлык марафоны тәмамланган. Әлеге чарада 100 гә якын кеше катнашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә марафонны оештыручы музыка белгече, композитор, шагыйрә, «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр итә.
Кичә, 26 апрельдә, Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына багышланган кичәдә марафонның финалистлары игълан ителгән.
Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан
«Төркия, Эстония, Германия, Америка, Россия, Татарстанда яшәүче милләттәшләребез, рус, төрек кардәшләребез бөек шагыйребезнең әсәрләрен татар телендә укып, махсус номинациядә бүләкләнде. Бер ай дәвамында бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татарларыбыз уртак шигырь, җыр-моң мәйданында очрашып, берләшеп, бергәләшеп Тукаебызны искә алды, бәһасез мирасын үз йөрәге аша үткәреп, киң җәмәгатьчелеккә яңгыратты», – дип сөйләде Гөлназ Җиһангирова.
Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан
Ул финалистларга дипломнар, бүләкләр тапшырылганын, калган катнашучыларның иң матур видеолары күрсәтелгәнен әйтте. «Очрашуга килгән кунаклар арасында Анталия мэриясе, Төрки халыклар үзәге җитәкчеләре, башка диаспоралар вәкилләре һәм Тукайның иҗатын сөюче милләттәшләребез бар иде», – диде Гөлназ Назыйм кызы Җиһангирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз