news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ангела Меркель Кызыл Армиянең Освенцим концлагерен азат итүдәге ролен билгеләп үткән

Ул ассызыклаганча, Икенче Бөтендөнья сугышы чорындагы вакыйгаларны хәтердә сакларга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Германия канцлеры Ангела Меркель Кызыл Армиянең Освенцим концентрацион лагерен азат итүнең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашты, дип хәбәр итә ТАСС.

ФРГ Хөкүмәте башлыгы Берлинда элеккеге үлем лагере тоткыннары белән очрашкан. Ул ассызыклаганча, Икенче Бөтендөнья сугышы чорындагы вакыйгаларны хәтердә сакларга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Моннан тыш, Германия канцлеры "үлем лагерен" азат иткән Кызыл Армиянең ролен дә билгеләп узган. "Ул чактагы вакыйгалар өчен безгә бик оят, - дигән канцлер миллионлаган кеше үлеме өчен немец халкының гаепле булуына ишарәләп. - Без әлеге куркыныч гамәлләр хакындагы хатирәләрне киләчәк буынга тапшырырга һәм аларны истә тотарга тиешбез", - дип билгеләп үткән ул.

Немец парламенты - бундестаг утырышы әлеге истәлекле датага багышланган. 

Христиан-демократик берлек генераль секретаре Петер Таубер сүзләренчә, национал-социализм куркынычлары хакында берничек тә онытырга ярамый. Әлеге хатирәләрне, иң беренче чиратта, яшь буын вәкилләренә тапшырырга кирәк, дип саный ул. "Алар расизм һәм тоталитаризмның күңелсез билгеләрен таный белергә тиеш", - ди Таубер. 

Освенцим 1945 елның 27 гыйнварында маршал Иван Конев җитәкчелегендәге Беренче Украина фронты солдатлары тарафыннан азат ителгән. Солдатлар арасында Советлар Союзының төрле милләт вәкилләре булган. Ел саен 27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннары көне билгеләп үтелә. Аны 2015 елның 1 ноябрендә БМО Генераль ассамблеясы гамәлгә керткән. Освенцимда 1,5 миллионнан алып 2,2 миллионга кадәр кеше һәлак булган дип санала.    

news_right_1
news_right_2
news_bot