Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әнгам Атнабаевның улы вафат
Азамат Атнабаев Әлмәттә яши иде.

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның олы улы - Азамат Атнабаев вафат булган. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте.
Азамат Атнабаев Әлмәттә яши иде.
2018 елда «Татар-информ» хәбәрчесе Азамат Атнабаев белән сөйләшкән иде. Ул гомер буе төзелеш өлкәсендә эшләгән.
«Кызганыч, әтинең шигырьләрен яттан белмим. Шулай да аның бөтен шигыре якын миңа. Аның иҗат җимешләрен иң беренче тыңлаучы без булдык. Кичен башка балалар телевизор караса, без шигырь яки пьесадан өзекләр тыңлап үстек. Үзебезгә дә ошый иде бу шөгыль. Ул вакытта бала-чага инде, шигырьләрнең мәгънәсен аңламаган да без, менә хезер йөрәк аркылы үтә алар», – дигән иде Азамат Атнабаев.
Азамат Атнабаевның бер кызы бар. Бабасының сәләте аңа да күчкән - ул рус телендә шигырьләр яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз