Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Android һәм iPhone кулланучыларын фото буенча мәгълүмат урлаучы вирус турында кисәттеләр
«Касперский лабораториясе» белгечләре iPhone һәм Android өчен телефондагы фотодан мәгълүмат урларга сәләтле беренче троян вирусын ачыклаган. Бу хакта «Ведомости» яза.
Компания вәкиле сүзләренчә, SparkCat зыян китерә торган программаны 20 фейк кушымтада тапканнар - алар барысы да App Store һәм Google Play да бар, ләкин мессенджерлар, Ясалма интеллект-ассистентлар, ризык китереп бирү һәм криптобиржаларга керү сервислары буларак маскировкаланган.
Фейк-кушымтаны урнаштырып һәм эшләтеп җибәргәч, вирус фотоны карарга рөхсәт сорый. Аннары троян галереядагы сурәтләрдәге текстны анализлый һәм, төп сүзләрне табып, фотографияне мошенникларга җибәрә.
Экспертлар сүзләренчә, начар ниятле кешеләр тасвирланган схеманы корбаннарының криптокошелекларына керү мөмкинлеген сид-фразалар ярдәмендә торгызу өчен куллана. Шул рәвешле алар чит цифрлы активларны үзләштерә. Вируслар шулай ук скриншотларда хәбәрләр һәм парольләр эчтәлеген эзли ала.
«Касперский лабораториясе»нең кибериминлек буенча эксперты Сергей Пузан билгеләп үткәнчә, бу iOS мобиль операцион системасының куркынычсызлыгы турындагы мифны юкка чыгара торган беренче очрак. Беренче тапкыр аларның операция системасында кулланучыларның мәгълүматларын урлый торган зарарлы программалар җыелмасын интеграцияләделәр, дип өстәде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз