Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Ясько: “Инженер челтәрләр төзелешенә кредит буенча процент ставкаларын субсидияләү иң җитди сорау”
Андрей Ясько: “Инженер челтәрләр төзелешенә кредит буенча процент ставкаларын субсидияләү иң җитди сорау”
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Венера Фәсхетдинова). “Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм проекты кысаларында РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык агентлыгында инженер челтәрләр төзелеше буенча сайланып алынган барлык проектларга кредит буенча процент ставкаларын субсидияләү иң җитди сораулардан берсе булып тора, диде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько торакны кулланышка тапшыру буенча видеокиңәшмәдә.
Федераль бюджеттан субсидияләр алу өчен Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Федераль агентлыгына заявкаларны 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Әмма бүгенгегә кадәр Алабуга, Түбән Кама һәм Чаллы проектлары буенча кредит линияләрен ачу мәcьәләсе чишелмәгән.
“1 ноябрьгә кадәр заявкалар һәм кредит алуны раслаучы документлар тапшырылмаса, бу проектлар программадан чыгарыла. Шул ук вакытта юллар төзелеше өчен каралган акчаларны да югалтабыз, үзләштерелгән акчаларны исә кайтарырга туры киләчәк”, - дип ассызыклады министр урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз