news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Тузиков үзара салым - җәмгыять һәм хөкүмәт арасындагы үзара җаваплылык дип белдерде

Социология белгече территория үсеше буенча уртак эшчәнлек принцибы илнең күп гасырлык тарихы белән сыналган дип саный.

Андрей Тузиков үзара салым - җәмгыять һәм хөкүмәт арасындагы үзара җаваплылык дип белдерде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан Республикасында үзара салым җыю буенча референдум территорияләрне үстерү буенча анда яшәүчеләр һәм төбәк хакимияте арасында үзара җаваплылыкны күздә тота. Бу хакта "Татар-информ" журналистларына КНИТУның сәнәгать сәясәте һәм бизнес-администрациясе факультеты деканы, дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире, профессор Андрей Тузиков сөйләде. 

Ул республикада тавыш бирү системасы яхшы оештырылганын әйтте. Күптән түгел ил буенча, шул исәптән Татарстанда да, президент сайлаулары узды. Ул вакытта да, хәзер дә ул үзенең югары ышанычынлылыгын күрсәтте. 

Шулай ук Андрей Тузиков тарихи күзлектән араганда, үзара салым җыю ил халкына таныш диде. 

Халык һәм хакимиятнең үзара җаваплылыгы турында сөйләгәндә, хәзерге үзара салымның төп юнәлешен искә алды. Акча җыю 1 гә 4 исәбендә башкарыла. 

"Тәкъдим шундый - бер сум бирсәң, төбәк бу проектка тагын дүрт сум түли. Ягъни, бу шундый финанслау һәм җаваплылык та.  Бу тикшерелгән һәм шактый яхшы эшли торган идея", - диде агентлык әңгәмәдәше. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100