news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Тузиков праймериз яңа сәяси чынбарлыкның атрибуты булыр дип уйлый

"2020 ел башка партияләрдә дә праймериз флагы астында узарга мөмкин, чөнки Дәүләт Думасына сайлаулар да ерак түгел", - ди ул.

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). РФ Сәяси фән академиясе әгъза-мөхбире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков илдә праймериз - алдан тавыш бирү институты ничек үсеш алачагын фаразлады.

Билгеле булганча, бүген Россиядә "Бердәм Россия" партиясе генә алдан сайлаулар уздыра.

"Праймериз яңа сәяси чынбарлыкның атрибуты булыр дип уйлыйм. 2020 ел башка партияләрдә дә праймериз флагы астында узарга мөмкин, чөнки Дәүләт Думасына сайлаулар да ерак түгел. Парламенттагы башка партияләрдә яңа йөзләр пәйда булу, идеяләр корпусы яңару проблемалары тора, үзенә җаваплылык алырга әзер булган кешеләр кирәк", - ди ул.

Тузиков фикеренчә, бүген сәяси система проблемасы - персональ җаваплылык аңлаешсыз булуы. "Әйтик, кеше бер постта булган да, аннары бер кыңгыр эше өчен отставкага киткән, хәзер тормышка сөенеп яши, моны күрәләр, һәм бу уңай тәэсир уятмый. Шуңа күрә сайлау алды вәгъдәләре һәм аларны үтәү җаваплылыгын күздә тоткан теләсә нинди механизм - нәтиҗәле демократик тормыш рәвешенә юл", - диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100