Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Тузиков: "Кырым белән Россиянең кушылуы гуманитар катастрофаны булдырмый калды"
Белгеч сүзләренчә, Кырым картадагы географик нокта гына түгел, ә Россия мәдәниятенең иң көчле үзәкләренең берсе
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Ике ел элек Кырымның Россия белән кушылуы бик күп кеше корбан булырга мөмкин гуманитар катастрофаны булдырмый калырга булышты.
Бүген 17.00дә Казан үзәгендәге Меңьеллык мәйданында, Үзәк стадион янында, Кырым белән Севастопольның Россия составына керүгә багышланган митинг-концерт була.
Кырым белән Россиянең кушылуына ике ел тула уңаеннан, "Татар-информ" агентлыгы Татарстанның танылган җәмәгать-сәясәт эшлеклеләренә әлеге вакыйгаларның әһәмиятен бәяләүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр буенча ТР Вузара координация советы рәисе вазифаларын башкаручы, социологик фәннәр докторы, профессор, КИТТУның (КХТИ) сәнәгый сәясәт факультеты деканы, дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире Андрей Тузиков сүзләренчә, Кырым картадагы географик нокта гына түгел, ә Россия мәдәниятенең иң көчле үзәкләренең берсе. Чөнки нәкъ менә әлеге территориядән Россиядә православие башланган.
Моннан тыш, Кырым икътисади күзлектән дә шактый файдалы территория. "Кырымның Кара диңгез портлары, Кара диңгез флоты базасы икәнен дә онытмаска кирәк, аны арендалаган өчен шактый зур сумма түләнде", - дип ассызыклады профессор. Бүгенге көндә ярымутрауда 2 млн-нан артык кеше гомер кичерә. Бу мөһим ресурс һәм базар. Ярымутрауның җитештерү куәте турында әйтеп тә торасы юк. Болар барысы да Кырымның стратегик әһәмияткә ия территория булуын сөйли.
"Кырымда кан коелуга китерәчәк гражданнар каршылыгы башлану куркынычы югары иде. Анда гражданнар сугышы дип аталган уен уйнарга теләүчеләр күп булды, - дип сөйләде Тузиков. - Кырымның Россия белән кушылуы дистәләгән һәм йөзләгән мең гаилә өчен гуманитар катастрофаны булдырмый калды".
Әлеге территория өчен якын киләчәк турында сөйләгәндә, белгеч Кырымның Россия икътисадына тулысынча кушылуын фаразлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз