news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Марков «Ак Барс»ның ни өчен «Салават Юлаев» командасына оттыруын әйтте

Команда сакчысы җиңелүнең сәбәбен мөмкинлекләрне чынга ашыра алмауда күрә.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). «Салават Ююлаев» командасы капкасына берничә тапкыр күплектә уйнап та алка кертә алмау, «Ак Барс» уенчыларыннан гына түгел, көндәшнең дә әзерлегеннән тора. Кичәге уеннан соң «Ак Барс» командасының тәҗрибәле сакчысы Андрей Марков журналистларга шулай, дип белдерде.

«Күплектә уйнап, уңышка ирешә алмауга нәрсә сәбәпчеме? Безнең күплектә ничек уйнауны җентекләп өйрәнгән һәм шуңа каршы уйнарга әзерләнгән көндәш белән очраштык бит. Бәлки урыны белән безгә гадирәк уйнарга кирәктер. Шулай да иң мөһиме – алканы капкага кертү. Моның өчен һәр яклап уенны ныгытырга кирәк: алкага беренче барып җитү, аның белән тизрәк хәрәкәт итү, капка каршында кирәк вакытта уенчы булу... Күплектә уйнау – бик мөһим, шуңа да нәтиҗәлелекне арттыру өстендә эшләргә кирәк», – диде Андрей Марков.

Уенчы фикеренчә, әлеге уенда «Ак Барс»ның да мөмкинлекләре җитәрлек иде.

«Ике яктан да яхшы уен булды. Уен голга кадәр барды. Мөмкинлекләребез булды, файдалана гына алмадык. Ләкин безнең тарафтан югалтулар да күп иде. Әйткәнемчә, күплектә уйнау да нәтиҗәле булырга тиеш. Нәтиҗәләр ясап, алдагы уеннарда яхшырак чыгыш ясарга кирәк», – диде Марков.

news_right_1
news_right_2
news_bot