Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Малахов Казанда Роналд Макдональд йортында булды
Ул балаларга татлы бүләкләр тапшырды һәм аларның әти-әниләре белән аралашты
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Кичә "Беренче канал" телевидениесендә тапшырулар алып баручы Андрей Малахов Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан "Роналд Макдональд йорты"нда булды. Ул балаларга татлы бүләкләр тапшырды һәм аларның әти-әниләре белән аралашты.
Искәртеп узабыз: Роналд Макдональд йортында әти-әниләре белән онкология авыруларыннан җәфа чигүче балалар яши. Яшь пациентлар Республика балалар клиник хастаханәсендә тернәкләнү курсы уза.
Балалар белән педагог, психолог һәм табиблар булуга карамастан, алар барыбер туган йортларына тизрәк әйләнеп кайту турында хыяллана. Кино йолдызлары, телевидениедә тапшырулар алып баручылар, "Созвездие – Йолдызлык" фестивалендә катнашучылар һәм башка мәгълүм затлар балаларның күңелен ачарга, күңелсез уйлардан арындырырга омтыла. Күптән түгел балалар янында Константин Хабенский кунакта булып киткән иде.
Андрей Малахов балаларга уңайлы тартмаларга салынган татлы бүләкләр тапшырды, соңыннан аңарга буяулар яки башка кирәк-яракларны салырга була. Балалар белән бергәләп, ул аппликацияләр ясауда катнашты. Шулай ук Роналд Макдональд йорты шартларында мәктәп программасын ничек үзләштерүләре турында да кызыксынды: биредә педагоглар балаларга дәрес программаларын аңлата икән.
Кунакка заманча җиһазлар урнаштырылган аш бүлмәсен дә күрсәттеләр, - анда әниләре балалаларына аларның яраткан ризыкларын әзерли. Чирле балалар яшәү өчен булдырылган шартлар алып баручыны гаҗәпкә калдырды. Һәр бүлмәдә ванна, душ, уңайлы караватлар урнаштырылган.
Очрашу автографлар тарату һәм бергәләшеп фотосурәткә төшү белән тәмамланды.
"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Андрей Малахов Казанга үз эшләре буенча килгәнен әйтте. Ул Россиядә Роналд Макдональд йортының тиңдәше булу турында күптән ишеткән булган, шуңа да аны үз күзләре белән күрергә теләгән. Биредә аңа бөтен нәрсә дә бик ошаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз