Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Макаревич Казанда “Тынычлык яратылышы” фестивален ачты
Фестивальдә беренче булып Казан Рок мәктәбе чыгыш ясады
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Казанда Кремль янында “Тынычлык яратылышы” IV халыкара фестивале ачылды. Аны традиция буенча Сева Новгородцев һәм Ксения Стриж алып бара.
Фестиваль кунакларын “Машина времени” төркеме лидеры Андрей Макаревич сәламләде. “Бүгенге фестиваль программасы башыннан ук бик кызыклы булачак”, - дип белдерде ул.
Андрей Макаревич “Илтифат” хәйрия фонды гамәлгә куелу турында белдерде. Ул “Тынычлык яратылышы” фестивале кысаларында җыелган акча авыру, хәлсез һәм өлкән яшьтәге музыкантларга ярдәм күрсәтүгә тотылача диде.
Фестивальнең генераль продюсеры Сергей Миров хәйрия акциясенә һәркем үз өлешен кертә ала, моның өчен кәрәзле телефоннан латин хәрефләре белән “mir” сүзен язарга, ара калдырырга һәм үз телефоны баланс счетыннан күчерелергә теләгән акчаны сумнарда язып, 3116 кыска номерына SMS җибәрә ала дип өстәде. Моннан тыш, бүген көн дәвамында фестиваль символы ясалган сувенир продукциясе сатылачак, җыелган акча шулай ук “Илтифат” фондына күчереләчәк.
Аннары Андрей Макаревич: “Тынычлык яратылышы” IV халыкара фестивальне ачык дип игълан итәм!” – дип белдерде. Тамашачылар бу сүзләрне көчле алкышлар белән хуплады.
Фестивальдә катнашучыларны шулай ук төрле конфессия вәкилләре сәламләде һәм уңышлар теләде.
Фестивальдә беренче булып Казан Рок мәктәбе чыгыш ясады. Аннары Казанның “Baxtle” квартеты татар телендә җырлады. Шулай итеп, эстафетаны башкалар дәвам итте.
“Тынычлык яратылышы”нда 12 илдән 200дән артык музыкант катнашачак. Көн дәвамында фестивальдә 200 меңнән алып 250 меңгә кадәр тамашачы булыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз