Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Кузьмин: «Татарстан-24» уңышлы үсеш ала
2017 елда «Татарстан-24» киңлегенә 11 телеканал күчте.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең йомгаклау коллегиясендә медиакомпаниянең генераль директоры Андрей Кузьмин «Татарстан-24» телеканалының уңышлы үсеш алуын билгеләп үтте.
“2017 елда «Татарстан-24» киңлегенә 11 телеканал күчте. Яңадан рәсмиләштерелгән һәм лицензияләр алынган. Бөтен республика буенча кабель челтәрләрендә телеканаллар эше оештырылган”, - диде ул.
Башка төбәкләрдә хәзер җирле телеканалларны федераль операторлардан өзү процессы бар. "Телеканаллар кабельда чиста килеш күрсәтергә тиеш дигән закон чыкты. Җирле бердәм республика телеканалы киңлегендә эшләвегез - сезнең көндәшлеккә сәләтле өстенлегегез", - дип билгеләп үтте Кузьмин.
“Без, "Татарстан-24" – ул безнең команда, безнең перспектива, хәзерге вазгыятьтән чыгу юлы икәнен аңларга тиеш”, - дип белдерде ул. Татарстанда күчү процессы тәмамланды, телеканаллар эше җайга салынган. Хәзер районнарда контентны кабатлауны булдырмас өчен, кабель челтәрен киңәйтү эшләре бара, дип билгеләп үтте “Татмедиа” җитәкчесе.
“Телесюжетлар әзерләүгә игътибар бирә торган барлык телеканаллар җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм. Бүген "Татарстан-24" – сәгать саен Татарстан тормышы турында тулы картина тудыра торган бердәнбер телеканал”, - диде Андрей Кузьмин.
Кызыклы сюжетлар әзерләүче актив район филиаллары җитәкчеләренә «Татарстана-24» дипломнары тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз