news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Кузьмин: Чаллы телевидениесен Зөлфия Солтанова җитәкләячәк

"Челнинские известия" газетасы баш мөхәррире ике гаммәви мәгълүмат чарасы эшчәнлеген дә алып барачак.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ"). Татарстанның “Чаллы-ТВ” телекомпаниясен “Челнинские известия” газетасы баш мөхәррире Зөлфия Солтанова җитәкләячәк. Бүген Казанда “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында аның белән килешү төзелде, шулай ук Зөлфия Солтанова газета белән дә җитәкчелек итәчәк. Ике редакция базасында якын киләчәктә мультимедиале редакция пәйда булачак. Бу хакта “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин “Татар-информ”га сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Мамадыш районының мондый уңай тәҗрибәсе бар, Түбән Кама, Зәй һәм Биектауда да берләштерүләр уңай нәтиҗә күрсәтә.

2017 елдан “Чаллы-ТВ” “Татарстан 24” телеканалының хезмәттәше булачак, “Пятница” телеканалы белән хезмәттәшлеген дә саклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot