news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кузьмин: 2019 елда муниципаль телекомпанияләрдә модернизация үткәрергә кирәк

Бөтен дөньяда, шул исәптән Европада һәм АКШта тикшеренүләр телевизор караучы яшьләрнең дә кимемәвен күрсәтә.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). 2019 елда "Татмедиа" медиахолдингы җирле яңалыклар әзерләүче муниципаль телекомпанияләрдә модернизация үткәрә башларга планлаштыра. Бу яңарыш телевизион контентның сыйфатын күтәрү өчен кирәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин әйтте.

"Бүген телевидениене НD сыйфатына күчерү өчен тирәнтен модернизацияләү зарур. Видекокамералар, монтажлау комплекслары искергән. Кайбер районнарның телекомпанияләре 5-10 еллык җиһазлар белән эшли. Мин ярдәм сорап республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем, аңладылар. 2019 ел төбәк телекомпанияләрендә модернизация елы булыр дип өметләнәм", – диде Андрей Кузьмин.

"Татарстан-24" проекты уңышлы үсеш ала, бер платформага 13 телекомпания тоташкан, шушы көннәрдә ул челтәргә Питрәч һәм Мөслим кушылды, диде ул. Бүген күп кенә аналитиклар интернетка өстенлек биреп, телевидениенең йогынтысын бяәләп бетерми", - диде “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин. Бөтен дөньяда, шул исәптән Европада һәм АКШта тикшеренүләр телевизор караучы яшьләрнең дә кимемәвен күрсәтә.

"Телевидение иң яхшы йогынты ясаучы чараларның берсе булып кала. Телеграм-каналлар, социаль челтәрләр белән мавыгырга, лайклар санарга, аноним комментаторлар хакимияткә яки бер-берсенә түккән пычракта казынырга мөмкин. Әмма интернетта эзләнүләргә караганда, телевидение сюжетлары кешеләргә нәтиҗәлерәк йогынты ясый", – диде Андрей Кузьмин.

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин “Татар-информ” агентлыгы медиахолдингының узып баручы елга эш нәтиҗәләренә һәм 2019 ел планнарына багышланган интервью бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100