Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Кондратьевны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп тәкъдим итәчәкләр
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисад министры итеп билгеләнде.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Андрей Кондратьевны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасы итеп билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу карар бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Мидхәт Шаһиәхмәтовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Шул сәбәпле, Андрей Кондратьев кандидатурасын карарга һәм аны Татарстан Республикасы Президентына республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп тәкъдим итәргә ниятлиләр, диде Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Антон Лопатин.
«Андрей Станиславович югары белемле, медицина фәннәре кандидаты. 10 ел дәвамында Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары иде, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратында эшләде, 2013 елдан «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе булып тора», — диде Антон Лопатин.
Аның сүзләренчә, Кондратьев Россия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасы мактаулы исемнәре һәм бүләкләре бар.
«Нәтиҗәләр — иң мөһиме, ләкин аларга ирешү беркемдә дә шик тудырырга тиеш түгел. Безнең өчен бу иң төп бурыч, һәм мин сез аңа ирешерсез дип өметләнәм», — диде Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.
Элегрәк Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов үз вазифасыннан вакытыннан алда китте, шуннан соң Татарстан Президенты указы белән Татарстан икътисад министры итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз