Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Андрей Кондратьевның депутатлыктан китү сәбәпләре билгеле булды
ТР парламентында аның урынын кем алачагы мартка кадәр хәл ителәчәк
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенә җитәкчесе Андрей Кондратьевның парламент депутатлыгыннан вакытыннан алда китүе билгеле булды.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе генераль советы президиумы, партиянең башкарма комитетлардагы җитәкчеләре депутат вазыйфасын башкара алмый, дигән карар кабул итте. Мин моны мантыйксыз дип саныйм, чөнки без депутатлар корпусында партия вәкилләре санын арттыру өчен күпме көрәштек. Дәүләт Советында Андрей Кондратьевның урынын кем алачагын әлегә төгәл генә әйтә алмыйм, әмма бу мәсьәлә чираттагы утырышка кадәр хәл ителер”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Андрей Кондратьев депутатлыктан китү сәбәпле, парламентның социаль сәясәт комитеты һәм сәламәтлек саклау буенча дәүләт программалары үтәлешен контрольда тоту комиссиясендә үзгәрешләр көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз