Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Кондратьев: Тавыш бирү көннәре сыйфатлы узарга тиеш
«Без ышанабыз: ачыклык ул легитимлыкка юл, процедурага гражданнар ышанычы», — дип белдерде Сайлау комиссиясе рәисе.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россиядә РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар башланды. Иртәнге 8.00 дә сайлау участоклары ачылды. «Тавыш бирү көннәре ачык, сыйфатлы узарга тиеш», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә.
«Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау, Мәгариф министрлыгы — барысы да тулы, актив әзерлектә. Сайлау кампаниясенең ничек узуы барысыннан да тора. Мөмкин кадәр ачык итеп үткәрәсе килә. Без ышанабыз: ачыклык ул легитимлыкка юл, процедурага гражданнар ышанычы», — дип белдерде Сайлау комиссиясе рәисе.
Ул РФ буенча 96 мең, Татарстанда 2810 сайлау участогы ачылганын искәртте. Бөтен илдә исемлеккә 108 млн, Татарстанда 2 млн 931 мең 939 сайлаучы кертелгән. Россиянең 2 млн гражданы чит илдә. 144 илдә тавыш бирү өчен 384 сайлау участогы ачылган. Сайлау комиссияләрендә 880 мең участок һәм территориаль комиссия әгъзалары эшли. «Бу сайлау хокукын тәэмин итүче зур армия», — диде Кондратьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз