Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Кондратьев: Татарстаннан күпме кеше Дәүләт Думасына үткәне әлегә билгеле түгел
«Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга йомгак ясагач кына Татарстаннан күпме депутат үтәчәге билгеле булачак», — диде Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстаннан күпме кеше Дәүләт Думасына үтәчәге Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе карарыннан соң гына билгеле булачагын әйтте.
«Дәүләт Думасына төбәкләрдән узучы депутатлар санын исәпли торган билгеле формулалар бар. Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга йомгак ясагач, карар чыгара. Әлеге карардан соң гына Думага кайсы партиядән, шулай ук Татарстаннан, күпме депутат үтәчәге билгеле булачак», — диде Андрей Кондратьев Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Мәгълүм булганча, Дәүләт Думасына Конституция нигезендә барлыгы 450 депутат биш елга сайлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз