news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Татарстанда көзге сайлауларга төрле төстәге бюллетеньнәр бастырала

Татарстанда 11-13 сентябрьдә берьюлы 4 сайлау кампаниясе узачак.

Андрей Кондратьев: Татарстанда көзге сайлауларга төрле төстәге бюллетеньнәр бастырала
"Татар-информ" архивы

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанда көзге сайлауларга төрле төстәге бюллетень әзерләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«2020 елның 1 июленә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Президентын сайлауда республикада сайлаучылар саны буенча 2,9 миллионнан артык бюллетень әзерләнәчәк. Бюллетеньнәр саклагыч тангир челтәре белән булачак. Алар яшел төстә була. Татарстан Дәүләт Советына Алабуга сайлау округы буенча депутатны өстәмә сайлауларда бюллетеньнәр сайлаучылар саны буенча да әзерләнә — 61,1 меңнән артык нөсхә. Бюллетеньнәр саклагыч тангир челтәре белән, ләкин алсу төстә булачак», — диде Кондратьев.

454,1 мең бюллетень. Алар саклагыч тангир челтәреннән башка, ләкин махсус саклагыч маркалар кулланып башкарылачак.

Муниципаль сайлауларга килгәндә, алар өчен бюллетеньнәрне территория комиссияләре карары буенча әзерләячәк. Территораль сайлау комиссиясе әгъзалары утырышларда бюллетеньнең формасын һәм текстын билгелиләр. Татарстанда 11-13 сентябрьдә берьюлы 4 сайлау кампаниясе узачак. Республика халкына Татарстан Президентын, җирле хакимият органнары депутатларын, шулай ук Россия Дәүләт Думасының Түбән Кама округы һәм Алабуга округы буенча Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100