news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев Татарстанда күп көнлек көзге сайлауларның өстенлекләрен әйтте

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе 11, 12 һәм 13 сентябрьдә тавыш бирүне үткәрү турындагы Россия Үзәк сайлау комиссиясе карарына аңлатма бирде.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Күп көнлек тавыш бирү процедурасы Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметәчәк, шулай ук республика халкына участокка уңайлы вакытта бару мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.  

«Өч көн тавыш бирү - бу уңайлы. Сайлаучы өстәмә процедуралардан тыш - бернинди гариза тутырмыйча, беркетмә таныклык алмыйча үзенә уңайлы көнне сайлау участогына бару көнен планлаштыра ала», - диде Кондратьев. Ул сайлауларның һәрвакыт ял көннәренә билгеләнүен, бу вакытта күп кенә татарстанлыларның шәһәрдән читкә чыгуын искәртте.

«Күп көнлек тавыш бирү бу мәсьәләне хәл итә. Үз гражданлык позицияңне эш көнендә белдерәсең һәм ял көннәрендә шәһәрдән чыгып китәсең», — дип искәртте ул.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлау процессының ачыклыгы өч көн дәвамында тәэмин ителәчәк, диде. «Республиканың барлык территориаль сайлау комиссияләрендә видеокүзәтү чаралары урнаштырылачак. Бу онлайн режимында участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү нәтиҗәләре турында беркетмәләрне тапшыру һәм кабул итүне тулы контрольдә тотарга мөмкинлек бирә», - дип аңлатты Кондратьев.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе сүзләренә караганда, көзге сайлаулар вакытында участокларда тавыш бирү барышын тикшереп торуны тәэмин итү өчен күзәтүчеләр җитәрлек булачак.

«Гомумроссия тавыш бирүләрен уздыру вакытында күзәтүчеләр сыйфатында 15 меңнән артык татарстанлы булды. Көзен күзәтүчеләр аннан ким булмас дип ышанам, чөнки, Иҗтимагый палатадан тыш, теркәлгән кандидаттан, шулай ук теркәлгән кандидатны тәкъдим иткән сәяси партия тарафыннан да күзәтүче билгеләнергә мөмкин», — дип фикерләре белән уртаклашты Кондратьев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100