news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләнде

Татарстан Дәүләт Советы «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесенең депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Андрей  Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләнде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьевны республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләү турындагы боерыкны имзалады. Документ тексты Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Кондратьев Андрей Станиславовичны Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләргә», диелгән документта.

2020 елның 11 мартында Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президентына Андрей Кондратьевны республика Үзәк сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасы итеп билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

«Нәтиҗәләр — иң мөһиме, ләкин аларның казанышлары беркемдә дә шик тудырырга тиеш түгел. Безнең өчен бу иң төп бурыч, һәм мин сез аны җиңәрсез дип өметләнәм», — диде Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова, Андрей Кондратьевка мөрәҗәгать итеп.

Икенче көнне үк Татарстан Дәүләт Советы депутат Андрей Кондратьевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100